Җаваплылыгы чикләнгән "Агролак" ширкәтендә

21.07.2022
Һава торышы кулай булганда, вакытның һәр минутыннан нәтиҗәле файдаланырга кирәк, - дип каршы алды безне “Агролак” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте директоры Фәрид Фарук улы Гилязутдинов. Тәҗрибәле җитәкче, аграр өлкәдә эш стажы зур булган белгеч кул кушырып утырмый, иртә таңнан кичкә кадәр колхоз биләмәләрендә йөри, хуҗалык мәсьәләләрен оператив хәл итә, беренче чиратта башкарыласы эш фронтын билгели, аларның үтәлеш сыйфатын тикшерә. Шуның өчен дә эш оешкан төстә, җайлы барадыр кебек.“Агрорлак” ның сөрүлек җирләре 3900 гектар. 2800 гектарда бөртекле культуралар чәчәләр - шуның 700 гектары көзге арыш һәм бодай. Быел беренче мәртәбә көнбагыш чәчкәннәр. Хуҗалык хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерләүне дә актив темплар белән алып бара. Дүрт мең тонна сенаж массасы әзерләнгән (узган ел - 3500 тонна). Бүгенге көндә ширкәттә 420 баш савым сыер бар. Тәүлек савым 8300 – 9000 кг тәшкил итә, бер сыердан 20-21 литр сөт савыла. Хуҗалык җитәкчесе терлекчеләрнең эше механикалаштырылган, фермалар җылы һәм якты булсын өчен күп көч куя... Зөлфия Ибраһимова. Әлеге хуҗалык турында тулырак район газетасыннан укый аласыз.

Похожие видео