ТАТАР ҖЫРЫ-2019: РИШАТ ТӨХВӘТУЛЛИН, ФИЛҮС КАҺИРОВ, ӘЛФИНӘ ӘЗҺӘМОВА.. ТАТАР-БАШКОРТ ЭСТРАДАСЫ СОЮЗЫ?

25.12.2019
Җырчылар сәхнәгә чыгар алдыннан аларны “20 еллыкның иң яхшы җырчылары”, дип игълан итеп чыгардылар. Артистлар белән бергә, тамашачыны, зур экран аша, Казанның билгеле булган урыннары белән дә таныштырдылар. Һәр билгеле урынны бер җырчы белән бәйләргә тырышканнар оештыручылар. Мәсәлән, Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованы оештыручылар “Казан” гаилә үзәге белән чагылдырдылар. Әлфинә Әзһәмова тимер юл вокзалы, ә Ләйсән Гыймаеваны Габдулла Тукай исемен йөрткән Казан Һава аланы белән. Җырчыларның чыгышлары да, үз вакытында хит дәрәҗәсенә җиткән, җырлардан гына торды. Шулай итеп, тамашачыга “Тимәсен тик күзләрем”, “Төнге урам”, “Яшьлегем чишмәләре”, “Асыл яр”, “Син минем җанымның яртысы”, “Карамалы Гөбәй” җырларын тыңларга насыйп булды. Сүз уңаеннан, берничә җырчыга икешәр җыр башкарырга бәхет елмайды. Икешәр җыр башкарырга рөхсәт ителгән артистлар арасында, әлбәттә, Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Гүзәл Уразова, Ришат Төхвәтуллин кебек җырчылар иде. Җырчыларның бер урында җыелуыннан файдаланып, татар-башкорт эстрадасы берлеген төзү кирәкме һәм аның рәисе кем була ала дигән сорау бирдек. ТУЛЫРАК - https://tatar-today.ru/2019/12/55507/

Похожие видео