Караоке - "Туй күлмәге" Татар жыры | Татарская песня "Туй кулмэге"

17.10.2021
Караоке - "Туй күлмәге" Резеда Ахиярова көе Наил Касыймов сүзләре Туй күлмәге ак ефәктән, Кызлар — гүя аккошлар. Аклык бит ул, сафлык бит ул, Яусын, әйдә, алкышлар! Туй күлмәге кигән кыздан Көнләшеп лә үләрлек. Туй күлмәге бер көнлекме? — Туй күлмәге гомерлек! Ак күлмәкләр, ак теләкләр Туйда гомер-гомердән. Туй күлмәге кигән кызның Урыны була гел түрдән. Туй күлмәге кигән кыздан Көнләшеп лә үләрлек. Туй күлмәге бер көнлекме? — Туй күлмәге гомерлек! Бәхет бит ул, шатлык бит ул, Туй күлмәге киюе. — Иркәм, — диеп, — ярым, — диеп, Онытылып сөюе. Туй күлмәге кигән кыздан Көнләшеп лә үләрлек. Туй күлмәге бер көнлекме? — Туй күлмәге гомерлек! Мы в Контакте: https://vk.com/karatattv Мы в Одноклассниках: https://ok.ru/group/54454496329821 Если Вам нравится наш проект - поддержите нас https://vk.cc/7ZKC66 Народные татарские песни караоке плюс на канале KaraTatTV. Караоке в хорошем качестве онлайн бесплатно!

Похожие видео