Караоке - "Умырзая " Татарча жырлар | Татарская народная песня KaraTatTv

30.11.2019
Татар халык җыры "Умырзая" Татарская народная песня "Подснежник" Татар халык көе, Әхмәт Фәйзи сүзләре Боз катлавы эрегәч, җир өстенә Умырзая чыга, карагыз: Умырзая чыга, Умырзая калка, Умырзая суза сабагын. Боз катлавы кебек көнкүрештән Чыгасым ла килә тизрәк: Умырзая кебек, Умырзая кебек, Умырзая кебек тиз үрләп… Умырзая бик тиз үсеп чыга, Бик аз гына яши тураеп; Умырзая бик тиз Башын аска ия, Умырзая сула моңаеп… Юк, мин яшәр идем озак, озак, Минем килми алай буласым: Умырзая кебек, Умырзая кебек, Умырзая кебек суласым… Юк, мин яшәр идем җәй ясаучы Зур чәчәкләр белән җыелып; Юк, мин үлмәс идем Умырзая кебек, Умырзая кебек боегып… Народные татарские песни караоке на канале KaraTatTV. Караоке в хорошем качестве онлайн бесплатно! Tatar folk songs on the karaoke channel KaraTatTV. Karaoke in good quality online for free!

Похожие видео