Караоке - "Жомга" Тал боресе Татарча жырлар | Татарская народная песня KaraTatTv HD

24.03.2016
Татар халык җыры "Жомга" икенче исеме Тал боресе. Тал бөресе, тал бөресе, Тал бөресе талларда; Сандугачы, әйтеп сайра, Сөйгән ярым кайларда? Сандугачым, очасыңмы, Кипте инде күлләрең; Синең янга барып кайта Һәр көнне күңелләрем. Акрын искән җил селкетә Агыйдел камышларын; Кем аерылмый, шулар белми Аерылу сагышларын. Агыйделләр дулкынлана, Дулкынлана, комлана; Басып сайрар талы сынса Сандугач та моңлана. Моңлы кичтә тальян гармун Кемнәр уйнатыр инде. Син булмагач күңелемне, Кемнәр юатыр инде. Гармуныңны тартып уйна Үрләргә менгәндә дә. Онытасым юк үгәндә дә – Гүрләргә кергәндә дә. Народные татарские песни караоке на канале KaraTatTV. Караоке в хорошем качестве онлайн бесплатно! Tatar folk songs on the karaoke channel KaraTatTV. Karaoke in good quality online for free! Татарская народная песня "Пятница" или Ветка Ивы. Tatar folk song "Friday" or a Willow Branch.

Похожие видео