Җомга вәгазе (сурдотәрҗемә белән) Тема: “Рәгаиб – гаиләнең әһәмиятен искә төшерү”

01.03.2019
Җомга вәгазе (сурдотәрҗемә белән) Тема: “Рәгаиб – гаиләнең әһәмиятен искә төшерү” Имам – Ильяс хәзрәт Сафиянов Кояш белән ай, җир белән күк, ут белән су, җәннәт белән җәһәннәм – барысы да парлы. Кошлар, хайваннар дөньясында да ир һәм хатын җенесләре бар. Атабыз Адәм галәйһиссәламне яратканнан соң, Аллаһы Тәгалә аның кабыргасыннан Хәва радыяллаһу ганһәне ярата. Шул вакыттан бирле ир-ат белән хатын-кыз пар булып, гаилә булып яши. Ислам дине гаиләне нык саклый Гаилә ул – калкан. Ә гаиләнең башлангычы исә – никах. Шәригатебез ир-ат белән хатын-кызның никахсыз мөнәсәбәтләрен катгый тыя: «Зинага якын да бармагыз, аның сәбәпләреннән дә ерак булыгыз, чөнки ул пычрак эш вә бик яман юлдыр». «Бәни Исраил / Ягъкуб балалары», 17:32. Никах – Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте Һәм раҗәб аеның беренче атна киченә туры килә торган Рәгаиб кичәсе безгә шул хакта искә төшерә дә. Раҗәб ае быел 7 март көнне ахшамнан соң башлана. Шәргый яктан караганда, бу расүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әтисе белән әнисе никахлашкан көн. Ягъни бу – Пәйгамбәребезнең әнисе Әминә белән әтисе Габдуллага никах укылган һәм алар, ир белән хатын булып, Әминә безнең пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә авырга узган вакыт. #ярдэммэчете #җомга #җомгавәгазе

Похожие видео