Такмаклар Татарча | Татарские детские песни (частушки) | Татарча балалар жырлары HD
Татарча Такмаклар - Минем кызым бик иркә Татарские детские песни и частушки Минем кызым бик иркә, башларында кәсинкә, Аягында бәтинкә дә, күлмәге дә сәрпинкә, Алтын чәчле, зәңгәр күзле — коеп куйган кәртинкә, Алтын чәчле, зәңгәр күзле — коеп куйган кәртинкә. Әлли-бәли итәргә тал бишеге бар аның, Иркәләргә сөяргә, үз әнкәсе бар аның, Алтын чәчле, зәңгәр күзле — коеп куйган кәртинкә, Алтын чәчле, зәңгәр күзле — коеп куйган кәртинкә Тыпыр-тыпыр биидер, аягы җиргә тимидер, Очкан коштай талпынып, канатларын кагынып, Алтын чәчле, зәңгәр күзле — коеп куйган кәртинкә, Алтын чәчле, зәңгәр күзле — коеп куйган кәртинкә Чәбәк-чәбәк әткәсе, биетеп тора әнкәсе, Такмак әйтә апасы ла: әттә- түдел-түдәсе Алтын чәчле, зәңгәр күзле — коеп куйган кәртинкә, Алтын чәчле, зәңгәр күзле — коеп куйган кәртинкә Каждую неделю новые видео для детей на татарском языке. Чтобы следить за новыми видео, пожалуйста подпишитесь на наш канал, пройдя по ссылке: https://www.youtube.com/channel/UCYPJdIDNuD4Z1g1QMrkRzXA