Лэйна. "Барыбер сөю калыр". Элвин Грей концерты. Уфа-Арена. HD

10.12.2018
Популяр җырчы Элвин Грей рекорд артыннан рекорд куя: "Казан-Арена" стадионында 9 мең тамашачы җыйган иде, инде Башкортстан башкаласында да тугыз мең кешегә концерт куйды. Әмма Уфадагы концертында, Казандагысыннан аермалы буларак, бер кызыктыргыч үзенчәлек булган: Элвин концертында Лэйна исемле кыз татар җырын башкарган. Әлбәттә, бүген һәркемне бер сорау кызыксындыра: кем ул? Элвин концертына ничек килеп эләккән? Әйтергә кирәк, Лэйна үзен бәхет кошы тоткандай хис итә. 18 яшьлек яңа йолдыз белән әңгәмә https://intertat.tatar/ сайтында.

Похожие видео