ЮРАШЫМ HD
Юрашым❤ Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләре. Альфира Әкбарова көе. Авылыма кайтмый торсам, Читтә сагышлар арта. Искә төшеп юксындыра, Юрашыма җан тарта. Синдә үскән балаларга Килә бәхет юрыйсы. Син күңелдә, син гел истә Авылым минем Юрашым! Синдә үскән балаларга Килә бәхет юрыйсы. Син күңелдә, син гел истә Туган авылым - Юрашым! Ялан аяк уйнап үстек Язларын кырларыңда. Чикләвек, җиләкләр җыйдык Игенче урманында. Догалар әйтеп узганга Синдә безнең юл башы. Аерылмый яшик синнән Авылым минем Юрашым! Җырлый Азат Кәримов