Караоке - "Аерылмагыз" Татарча җыр KaraTatTv | Новая версия HD

01.12.2017
Аерылмагыз Чулпан Зиннәтуллина көе Гөлшат Зәйнәшева сүзләре Су буенда ялгыз аккош, Каерылган канатлары. Канатларны каера ул Аерылу газаплары. Аерылмагыз, аерылмагыз, Булса да сәбәпләре. Канатларны каера ул Аерылу сәгатьләре. Ят кошны пар итмәс аккош, Ялгыз канат какса да. Без дә бергә булалмабыз, Сулар үргә акса да. Ялгыз аккош күргән саен Өзелә бәгырьләрем. Нигә без бергә чакларның Белмибез кадерләрен?! Су буенда ялгыз аккош, Каерылган канатлары. Канатларны каера ул Аерылу газаплары. Аерылмагыз, аерылмагыз, Булса да сәбәпләре. Гомерләрне кыскарта ул Аерылу сәгатьләре. Народные татарские песни караоке на канале KaraTatTV. Караоке в хорошем качестве онлайн бесплатно!

Похожие видео