Караоке - "Иң гүзәл кеше икәнсез" Татарча жырлар | Татарская песня KaraTatTv
Татар җыры "Иң гүзәл кеше икәнсез" Килгән чакта башка авырлык, Җитми калса көч йә сабырлык, Сиздермичә ярдәм иткәнсез — Сез иң күркәм кеше икәнсез. Балаларның теле — кыңгырау, Гел чыңгылдый, ява мең сорау. Барысына да җавап биргәнсез — Сез иң гүзәл кеше икәнсез. Укып чыгып, дөнья тануны, Бәхетебезне эзләп табуны Зур ышаныч белән көткәнсез — Сез иң сабыр кеше икәнсез. Мактагансыз тиеш урында, Яклагансыз тиеш урында. Безнең өчен сез тир түккәнсез — Сез иң гүзәл кеше икәнсез. Татарская песня "Ин гузэл кеше икэнсез" Народные татарские песни караоке на канале KaraTatTV. Караоке в хорошем качестве онлайн бесплатно! Tatar folk songs on the karaoke channel KaraTatTV. Karaoke in good quality online for free!