Караоке - "Әннә ги, геннә ги" Татар халык жыры | Татарская народная песня "Эннэ ги геннэ ги"

29.10.2018
Татар халык җыры "Әннә ги, геннә ги" Яулыкмыни, шәлмени, Яулыкмыни, шәлмени. Мин уртага чыккач кына, Бер җырыгыз жәлмени Әннә ги, геннә ги, Аягымда сандали. Сөйгән ярым булмагачтын, Ялындырсам да ярый. Безнең урам аркылы, Ага суның салкыны. Су сипсәң дә басылмыйдыр, Яшь йөрәкнең ялкыны. Әннә ги, геннә ги, Аягымда сандали. Сандали түгел, пима, Яшь күңелемне тыйма. Аклы ситсы күлмәгемнең Итәген сырлатканчы, Үзем чыгып җырлыйм әле, Кешегә җырлатканчы. Үзем чыгып биим әле, Кешегә биеткәнче. Әннә ги, геннә ги, Аягымда сандали. Сандали түгел, пима, Яшь күңелемне тыйма.

Похожие видео