Рассказы на татарском языке | Бары уземә ышанам | #11
Помощь каналу: Сбербанк: 5469 9801 5971 5321 PayPal : reperyy@gmail.com #Татарстан #татары #рассказы Рассказ о сильной и независимой женщине, у которой за плечами была тяжелая судьба неудачной любви. Хикэя: Бары уземә ышанам Автор: Чулпан Насырова «Бары үземә ышанам» Училищеда укыганда бүлмәдәшем булган иптәш кызымның кухнясында чәй эчеп утырабыз. Дуслар идек. Тик укуны тәмамлагач юллар аерылды. Унтугыз ел очрашмадык. Язмыш булгач, күрештек менә. Ул кунакка чакырды, мин, ерак булса да, яшьлегемә кайткан кебек, очынып килдем... “Картаясы килми, ә тормышның Агачыннан яфрак коела. Яшьлек үзе йөгереп безнең арттан Куып тотар төсле тоела”, – дип җырлый Алинә, кулына тоткан гитарасыннан моң агыла. – Матур җыр. Сүзләре дә күңелгә үтә торган. – Син нәрсә, шаяртасыңмы, әллә чынлап та хәтерләмисеңме? Өченче курста укыганда үзең язып бирдең бит аны миңа. Син кем сораса шуңа шигырь, җыр язып бирә идең. Шунысы кызык, 18 яшеңдә ничек итеп “картаябыз бит инде” дип яза алдың икән?! – дип көлде миннән дустым. “Күбәләк” дия идек Алинәне. Җитез, җиңел гәүдәле, кулында гитарасы. Йөзендә һәрчак ягымлы елмаю булыр. Укырга да, түгәрәкләргә йөрергә дә җитешә иде. Хәзер дә шундый булып калган. Өч бала тапса да, гәүдәсе нәфислеген югалтмаган. Ишегалды тулы мал-туар, бакчасы бар, ике эштә эшли – барына җитешә. Берүзе. Балаларын ялгыз үстерә. – Авырдыр берүзеңә. Ничек көч табасың, ничек шулай берүзең калдың? – дип кызыксынам. Алинә, гитарасына башын салып, моңаеп кына миңа карый. – И-и, әллә ниләр күрдем инде... Кияүгә кеше төсле озаклап йөреп, яратып чыкмадым. Күрше авылга дус кызымның туена барган идем. Шунда Ринат исемле бер егет бәйләнде генә бит. Кич буе биеп-җырлап, әллә нинди кызыклар сөйләп, янымнан китмәде. Туйдан соң бу егет машина белән өйгә кайтарып куям дигәч, шикләнмәдем, риза булдым. Ә ул безнең авылга борылмыйча, машинасын бездән арырак булган Итекле авылына куды. “Кая алып барасың? Калдыр мине”, – дип, мин елый ук башладым. Ә ул: “Алинә, начар уем юк, өйләнәм мин сиңа. Әгәр бүген калдырып китсәм, гел үкенеп яшәячәкмен. Син әнә нинди чибәр. Хәзер берәр ия чыгар үзеңә. Ә минем әле институтны тәмамлыйсым бар. Казан ерак, гел кайтып йөри алмыйм бит. Ә болай бик җайлы. Син минем әниләрдә яшәрсең, минем дә күңел тыныч булыр”, – ди. “Кемгә җайлы? Ни сөйлисең син?! Нинди өйләнү?! Миннән, әти-әнидән ризалык сорадыңмы соң? Бер күрүдә өйләнәләр мени? Юләрме әллә син?” – дип ачыргаланып кычкырдым... Ринатның әниләре икенче көнне безгә барып, мине сорап кайттылар. “Үзе риза булып килде”,– дигәннәр әтигә. Монысын соңыннан гына белдем. Менә шулай итеп, төш күргән кебек кенә кияүгә чыктым да куйдым. Зурлап туй ясадылар. Ринат мине күтәреп диярлек йөрде. Беренче балабыз тугач та, икенчесен алып кайткач та, миннән кадерле хатын булмады. Үзем дә аптырый идем. Бер күрмәгән кешегә, бер кичтә танышып, шул ук төнне кияүгә чык та, бәхетле бул, имеш. Минем нәкъ шулай булды. Әти-әниләр ярдәме белән йорт салып кердек. Ринат укуын тәмамлагач Әлмәттә яхшы эшкә урнашты. Кайтып-китеп э
Похожие видео
Показать еще