Миләүшә Гафурова / Шигырьләр / Стихи о любви HD
Татмедиа Junior аккаунтына языл: https://vk.com/tatmediajunior TELEGRAM: https://t.me/tatmediajunior INSTAGRAM: https://www.instagram.com/tatmedia_junior/ TIKTOK: https://vm.tiktok.com/ZSJ1kcQon/ Миләүшә Гафурова шигыре *** Көз: коела йолдыз — бәлки, өзәләрдер. Синең янда ничек түзәләрдер — өзелмичә — ничә кеше. Әллә синдә мин барлыкны белмәгәнгә? Вак хатларга сыйган күләгәңдә — Тамырыңның даими көчәнеше — Мине йөрткән көч ул Атлаганым саен, ныграк тереләнеп, Әрсез пәрәвезләр үбә иреннән үк — Мин тузгытам яфрак тибеп көз түшәген. Ул үчекли тагын коеп: "Хафаланма, Ул да анда ялгыз түгел, ул да анда Диңгез күбекләре белән үбешәдер". Тынчу бу көз Тынчу-тынчу. Һавадан гел синең исең килә. Күләгәңә булса да бер сөяләсем һәм сөйлисем килә: Мин яратам сине. Мин өзеләм. Һәм көз белән Коела сүз — һичшиклесе — Син көздән дә яман үчеклисең, Мин яратам сине #tatmediajunior