Зәй шәһәрендәге "Тәртип" радиосының филиалында шигырь яздыру мизгеле 2021 ел. HD

23.03.2022
Шәмсия Җиһангирова * * * Туйга чакырулы мин бүген. Шунда барырга дип җыенам. Кызыл туй да түгел, бәллүр туй да... Урмандагы яфрак туена. Туйга әзер инде көзге урман. Бар нәрсә хәстәрләп куелган. Яшкелт сары, җете кызыл, көрән... Күлмәкләрдән кунак җыелган. Туйның кызган чагы. Агачлардан Бер яфрак та әле төшмәгән... Илаһи серлелек! Чиксез ләззәт! Могҗизаи хәлдән сискәнәм. Сискәнүдән йөрәк ярсый башлый: “Әйдә, ашык! Соңга каласың! Бу фанида гомер заялыгын Аңлыйсыңмы, адәм баласы?!” ...Әзләр генә, бик-бик әзләрдер лә Яшәү тәмен тоеп өлгергән. Безгә кадәр, безгә кадәр дә бит Күпме яфрак-гомер өзелгән. Безнең яфрак, белмим, кайчан өзелер, Алда нинди язмыш, ни көтә?! Беләсем дә килми, күрәсем дә... Мин бит туйда әле! Туй итәм. Урман туе! Яфрак туе бүген! Көзге моңсу талгын җил исә... Өзелеп төшәрмен дип уйламый да... Шаулап-гөрләп урман туй итә... 22. 10. 2014 #шагыйрь#шигърият#китапрадиосы#шәмсияҗиһангирова#миллирадио#тәртипрадиосы

Похожие видео