Рифат Зарипов "Сине котеп"

30.03.2019
“Синнән генә торса иде дә бит…” Бар да миннән генә тормый шул… Хыялларның үткен кыйпылчыгын Йөрәгеңә кадый – тормыш ул. Миннән генә торса иде дә ул… Синнән генә торса иде дә… Киереп ачып куяр иде тормыш Капкаларын ике тилегә. Кадерләрен белер идек микән? Белмәс идек… Без бит юләрләр… Без җәннәткә капкалардан түгел, Киртә аша кереп өйрәнгән. Шуңа күрә, мәхәббәт тә безгә Газапларга төреп бирелә… .. Синнән генә торса иде дә ул… Миннән генә торса иде дә… Марат Кәбировl

Похожие видео

Показать еще