Кайда сез,яшьтэшлэр. В.Фаттахов. муз.Х.Дильмухаметова.

15.03.2019
КАЙДА СЕЗ, ЯШЬТӘШЛӘР Авылыма кайткан идем, Алдына баскан идем. Балачагымны бастырып Җирләргә яткан өем. Кушымта: Ә чишмәдән моң агыла, Суларын эчәм ятып. Яшьтәшләрем кайда икән, Төшәрләрме бер кайтып? Ялгыз гына кое тора, Чиләге дә юк аның. Череп, егылып беткәннәр Такталары койманың. Чирәменә яланаяк Басып бер үтәм әле. Балачак хатирәләрен Күңелдән сүтәм әле. Венер ФӘТТАХ 9.02.2015

Похожие видео

Показать еще