Фиксиләр - Ачкыч карта (Ключ карта - Фиксики) HD
Профессор Чудаков лабораториясендә ишекләр ачкыч-карталар ярдәмендә ачыла. Онытучанлыгы аркасында профессор ике ачкычын да зур залда онытып ярдәмчесе бүлмәсендә бикләнеп кала. Ул яшерен генә ярдәм сорап зал бүлмәсендә калган фиксиләргә мөрәҗәгать итә. Симка ачкычны ишек астындагы ярыктан бирергә тәкъдим итә. Дәүәтипус, Симка белән Нолик картаны кирәкле урынына көчкә сөйрәп алып килә. Профессор ярдәмчесе ачкыч-картаның ишек астыннан үзеннән үзе пәйда булуын күзәтә. Чудаковка моны телекинез дип аңлатырга туры килә. Ярдәмчене профессорның сәләтләре таң калдыра. Кинәт ишек үзе ачылып китә. Бу ярдәмчене тагын да ныграк сокландыра. Ишекне Игрек кодны исәпләп чыгарып ачкан икән. Тамашачылар ачкыч-карталар ярдәмендә ачыла торган йозакларның төзелеше турында мәгълүматны туплар. Тагын шуңа да төшенер, берәр мәсәләне хәл итәргә керешкәнче, иң башта аның юлларын уйлап бетерергә кирәк.
Похожие видео
Показать еще