61. ИБЛИС ЧИРЕ
ИБЛИС ЧИРЕ... Бүген бер чир турында кузгатып китик, Үзебезне, башкаларны барсын кисәтик. Йөрәкләрнең үзәгенә ул үтеп керә, Иблис заманыннан бирле ул хөкем сөрә. Аллаһ әмеренә шайтан колак салмады, Адәм, галәйһи с-сәләмгә сәҗдә кылмады. “Мин – уттан, ул балчыктан” дип карар чыгарды, “Мин аннан хәерлерәк” дип имансыз калды. Аллаһның рәхмәтеннән ул ерагайтылды. Тәкәббер булганы өчен ләгънәт кылынды. Кыямәткәчә “отсрочка” Аллаһтан алып, Адәм баласын аздыра вәс-вәсә кылып. Җир йөзендә иң беренче җинаять кайчан булды? Карендәшләр арасында нигә каннар коелды? Көнләшеп үз туганына, – акыл, иманы качты, Кабил Хабилне үтереп, җинаятькә юл ачты. Гөнаһларның күбесенең төп сәбәбе – хөсетлек, Шуның белән көрәшергә кирәк безгә иң элек! “Бер-береңне көнләмәгез” – дигән Пәйгамбәр ﷺ. Үзеңдә аны сизсәң – чыгарып атып бәр! Китап әһелләре бездән көнләшкәннәрен Аллаһның укып беләмен Изге Коръәнен. Бу аларның сыйфатлары, – син андый булма! Йөрәгеңдә хөсетлекне көйләп утырма! Хөсетләнгән кеше ахмак – иләгендә су или: Башкаларның нигъмәтләрдән мәхрүм булуын тели. Гыйлем алса белер иде хөсетлекнең афәтен, Куркыр иде күрсә аның җирәнгеч кыяфәтен. Ут агачны юк иткән күк, ничек хәдистә килә, Бар кылган изгелекләрне хөсетлек тар-мар итә. Изгелекләр артык булмас Кыямәт мәйданында, Ялангач басып торганда Раббыңның каршысында! Үзендәге нигъмәтләрне күрми чирле йөрәкләр, – Кешенекенә үрелә комсыз теләкләр. Көнче кешенең йөрәге әрни, яна, борчыла, Раббысының тәкъдиренә карышкан була! Аллаһ кемгә тели шуңа бирә дөнья байлыгын, Аллаһның тәгдире белән ник килешмисең тагын? Хөсетлек – яман шеш кебек – “метастаза” җибәрә, Бу дөньяда күбесенең тормышларын җимерә. Күзләр гел кешенекендә, хөсетлек аны буа, Булганына шөкер итми, һаман дөньясын куа. Аллаһ биргән нигъмәтләрне ул инде күрми башлый, Чөнки аның бәбәкләрен хөсетлек чире каплый. Икегә бер метр җитә һәрберебезгә үлгәч, Хөсетлеккә урын калмас җаннар тәннән өзелгәч... Ахмак кеше бар нәрсәгә һәрвакыт хөсетләнә, Акыллы кеше үлемгә һәрчакта хәстәрләнә. Бу чирдән дәва нинди соң, диеп миннән сорасаң, Мин сиңа әйтеп бирермен, әгәр мине тыңласаң: Көнләшкән кешең өчен һәрчакта дога кылсаң, Хөсетлектән котылырсың, гел дә дәвамлы булсаң. Үзеңә нәрсә телисең, шуны аңарга телә, – Иманның камиллегенә хөсетлек каршы килә! Хөсетлек, тәкәбберлек – калеб чирләре, Сагалап тора безне Иблис ятмәләре. Бүген хөсетлек турында бераз кузгатып киттек, Үзебезне, башкаларны, барсын кисәттек. Иманлы өйрәкләргә ул үтеп кермәс, Безнең тормышыбызда ул хөкем сөрмәс! Әбү Муса Сәйфеддин.
Похожие видео
Показать еще