"Элита" баш нәсел хуҗалыгы
Бар шундый һөнәр - сыерларны орлыкландыру! Бу бик сирәк һөнәр белгечләре. Минем әниемнең абыйсы Фаиль абый гомер буе фермада нәкъ шул һөнәр буенча специалист булды. Мамадыш районында дистәләп еллар беренче урыннар алып кайтты. Бу видео махсус Фаиль абый өчен төшердем, чөнки гомер буе Элита орлыклары белән эшләдем диде. Рәхим итеп кара Фаиль абый «Элита» баш нәсел хуҗалыгы. «Элита» баш нәсел хуҗалыгы үгез орлыгын җитештерү һәм сату буенча Россиянең иң эре оешмаларының берсе. Оешма уз эшен -1977 елдан башлый. Авыл хуҗалыгы хайваннарын ясалма орлыкландыру буенча Казан станциясе республика оешмасына үзгәртелгеп, үз тарихын башлап җибәрә. Голштин токымлы дөньяда иң көчле селекциягә ия булган үгезләр орлыгы сатабыз. Әниләренең сөт бирүчәнлеге 10000 нән 24000 кг га кадәр; майлылыгы 3,6%тан 4,5%кадәр;аксым микдары 3,0% тан 4,3% ка кадәр. Үгезләр АКШ, Германия,Голландия, Канадада туганнар.Барлык үгезләр дә геном аномалияләрен, гаплотипларны йөртүчәнлеккә, кызларының бозаулау җиңелелегенә тикшерелгән. Продукциягә бәяләр уйнаучан. Сөт сыйфатына селекция контроле лабораториясе май, аксым, сөттәге соматик күзәнәкләрнең, азот микъдарын, ялган сөт һәм сыерларны ашату сыйфаты буенча пробаларны тикшерә. P.S. Рәхмәт Фәннүр Рәфхәт улы Зариповка @fannur_zaripov_, Фәнил абыйга, һәм барлык эшләүчеләргә! #ҮрнәкХезмәт Минсельхозпрод РТ