Казанда "Корбан-фест"ны гөрләттек
10 июльдә Казанның Горький паркында гаҗәеп матур гаилә бәйрәме — Корбан гаете уңаеннан, Корбан-фест узды Казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен зур концерт программасы, хәләл азык-төлек сату урыннары, балалар өчен мастер-класслар оештырылган иде. Кунакларның күплелеге бу бәйрәмнең чыннан да әһәмиятле һәм күңелле булуын дәлилли. Бәйрәмнең кыска гына бер өлешен сезгә дә тәкъдим итәбез хәзер!