Juna - Urman Kyzy (Syd Matters cover) HD

14.03.2017
Слова: Хади Такташ Урман кызы Нигә?.. Нигә синең шаян күзләр Күзләремә болай багалар? Нинди көчләр, сөйлә, нинди көчләр Керфек очларыңнан агалар?! Кайчак, күзләреңнән көчләр алып, Биеклеккә табан ашам мин, Ә кайчакта башым түбән иям, Синнән качам мин. Син кем, белмим, синең шаян күзләр Нигә, белмим, болай багалар; Нинди көчләр, сөйлә, әй, аппагым, Керфек очларыңнан агалар?!

Похожие видео

Показать еще