Таркан и красоты Турции
Кеше гомере учтагы ком кебек. Комны учка салсаң, әкрен-әкрен бармак араларыннан ага башлый, ә инде агуын туктатыйм дип, бармакларыңны кыса төшсәң, тагы да тизрәк ага башлый...Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса - үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмә, - асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек.
Похожие видео
Показать еще