Концерт памяти Хании Фархи. Любимые песни певицы. Хәния Фәрхине искә алу концерты
Хәния Фәрхинең тугры тамашачысы белә: үз туган көнен ул иң якын дуслары – тамашачылары белән концерт куеп үткәрде. Былтыр да шушы көнне филармониядә “Истә калсын” исемле программасын бирде. “Бу көн әле минем күңелләрдә озак сакланачак. Сезнең күңелләрдә дә бу көн истәлек булып калыр”, - дигән сүзләрен әллә уйнап, әллә уйлап әйткән Хәния апа. Ул чакта залда утырган тамашачы бу аның соңгы концерты дип уйлап та карамагандыр. Без “Залда алма төшәрдәй урын да юк” дигән сүзләрне еш булмаса да, кабатлап торабыз. Ә бүген биредә, чын мәгънәсендә алма төше төшәр урын да юк иде. Хәния Фәрхине яраткан, аның җырларына, иҗатына сусаган халык, рәт араларына урындык куеп булса да күзәтте әлеге концертны.
Похожие видео
Показать еще