Раяз Фасыйхов "Китәсең" җырын башкара HD
https://intertat.tatar/tatar-jyrlary/rayaz-fasyykhov-kit-se-yryn-bashkara/ "Китәсең" Рәмис Аймәт сүзләре Урал Рәшитов көе Китәсең… Урал Рәшитов көе Язлар булып килеп кергән идең, Көзләр булып китеп барасың. Ерагая бара, ерагая Безнең мәхәббәтнең арасы. Кушымта: Көзләр булып китеп барасың син, Соңгы яфрак кебек талпынып. Йөрәгемдә минем дөрләп яна Көзге усакларның ялкыны. Ерагая бара ант-вәгъдәләр, Серле карашыңның җылысы. Якыная… сине кочып алган Күксел рәшәләрнең сулышы. Кушымта. Дөрләп яна минем йөрәгемдә Үткәннәрнең һәрбер мизгеле. Ул көннәрнең һәрбер мизгеле дә Килеп табынырдай изгеме?!