Раиль Садриев читает стихотворение Нияза Акмала HD

27.08.2017
Күптән инде үксеп елаган Күптән инде шашып көлгән юк. Нәрсә булды, дуслар нәрсә булды, Нәрсә булды миңа- белгән юк. Күптән инде кочакларны жәеп Җылы яңгырларга кергән юк. Күптән инде йолдыз санаган юк, Күптән инде айны кургән юк. Урамнарда күптән адашкан юк, Давылларда күптән торган юк. Күптән инде, күптән сайраган юк, Күптәнинде яфрак ярган юк. Коткарыгыз, мине коткарыгыз, Китер генә кемгә булса да. Сез аңларга тиеш минем хәлне, Сезнең дә бит хәлләр шул чама. Коткарыгыз, мине коткарыгыз Тик бер генә көнгә булсада. Сез аңларга тиеш минем хәлне, Сезнең дә бит хәлләршул чама

Похожие видео