Артур Аухатов - Милли моңнар (Габдулла Тукай) HD
https://vk.com/aaukhatov https://www.facebook.com/aaukhatov Габдулла Тукай - балачактан ук җыр җырлап үскән, җыр сөйгән, җырны юлдашы гына түгел, яшәү рәвеше иткән, җырны туган халкының тормышы, өмет-хыяллары, тарихы, кайгы-шатлыклары көзгесе дип караган, дистәләрчә халык рухына якын торган җырлар тууга сәбәп булган. Шагыйрь әсәрдә явыз көч һәм тәртипләргә нәфрәт белдереп, үз халкын хокуклы, бәхетле, азат итеп күрү теләге белән янган, халык язмышы өчен җан атучы олуг бер шәхес, үз халкының улы булып күз алдына килә. "Милли моңнар" сүзтезмәсенә салынган мәгънәне ачыклап карыйк. (Милли - халыкныкы, нәкъ менә татар халкыныкы, дигәнне аңлата. Бу сүз үзеннән соң килгән исемне конкретлаштыра: моң-зарларга халык тарган... Моңнар күплек санда килгән һәм халык моң-сагышларының иксез-чиксез, бетмә-төкәнмәс булуын ачыклап ала.) Димәк, шигырьнең исеме үк халык сагышының мәйданын, чыганакларын, тарихи юлын, ерак үткәннәрдән алып, бүгенгәчә дәвам итүен белдерүче символ формасын алган. Халык җырлары нигез итеп алынса да, бу шигырь - иҗат җимеше. Гади халыкка, нинди генә милләттән булмасын, гомер итүе элек-электән җиңел булмаган, ул авыр хәлдә һәм һәрвакыт моң-сагыш эчендә яшәгән. Бу халәт башка милләт әдипләре иҗатында да чагылыш таба. "Милли моңнар" шигыренең әһәмияте нәрсәдә дип уйлыйсыз? М.З.Зәкиев болай дигән: "Милләтне милләт итеп саклауда һәм үстерүдә Тукай, туган теле белән бергә, милли көйләребез, милли җырларыбыз әһәмиятен дә ачык күрә һәм күрсәтә". Әнә шулай халыкның милли рухын чагылдырган күңел җәүһәрләре - җырлары Тукай тарафыннан, милли уртак хәзинә буларак, "Милли моңнар"га нигез (милли идея) итеп алынган.
Похожие видео
Показать еще