InShot_20220430_135303940_mp4 Автор, Кайбицы | Новости района | Кайбыч таңн
Кайбицы | Новости района | Кайбыч таңнары Рамазан аенда авыз ачтыру- иң саваплы гамәлләрнең берсе. Чувашия Республикасының Комсомол районында туып-үсеп, хәзерге вакытта Татарстанның Ульянково авылында “Рамилә” кафесы ачып җибәргән миләттәшебез Галиасгәр Гыймалтдинов үз акчасына ифтар мәҗлесе үткәрде. Кафеда узган ифтарда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Чүти, Иске Чәчкаб, Олы Кайбыч, Салтыйган, Ульянково авылларында яшәүче мөселман кардәшләребез, Галиасгәр аганың туган-тумачалары катнашты. Мул табыннар артына җитмешләп милләттәшебез җыелган. Галиасгәр Гыймалтдинов баштарак “Август-Кайбыч” агрофирмасында төзүче булып эшләгән, хәзер инде кафе ачып җибәргән. Анда агрофирма хезмәтчәннәре туклана. Альберт Рәхмәтуллин, ураза тотучыларны якынлашып килүче Гает бәйрәме белән кайнар котлады, Корьән сүрәләре, вәгазьләр яңгыраган ифтар мәҗлесен оештыручыга тирән рәхмәтен белдерде.