Актаныш гимназиясендә ифтар

27.04.2022
Рамазан аеның 26 көнендә - 27 апрельдә гимназиябездә ифтар узды. Нур хәзрәт Хөсәеновның вәгазе белән башланды ул. Авыз ачканнан соң, җәмәгать белән ахшам намазы укылды. Гимназиябез корган табын әти-әниләребезнең, укытучыларның сәдака-күчтәнәчләре белән бик мулдан иде. Гимназия дирекциясенә, коллективка, ифтарны оештыруда көче кергән һәркемгә рәхмәт белдереп, Ришат хәзрәт Анамовның дога кылуы белән тәмамланды ифтар.

Похожие видео