"Тормыш юлы" акциясенә кушылыйк, дуслар!
Ялгыз карт-карчыклар, азкеремле, күп балалы гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле, сәламәтлеккә туймаган кешеләр көн саен өйләрендә “Ярдәм” фондыннан кайнар ашлар белән килгән волонтерларны зарыгып көтеп тора. Кайнар ризыклар апрель башыннан ланч-бокслар белән хәйрия фондының “Тормыш юлы” дип аталган проекты кысаларында таратыла. Волонтерлар яңа пешкән ризык кына түгел, кирәк булган очракта дарулар да илтеп бирә. Әлеге проект кысаларында йортсыз-җирсезләрне ашату да оештырыла. “Ярдәм” фонды булыша торган кешеләрнең исемлеге шактый зур, аларның саны көннән-көн арта бара. Ланч-боксның үзбәясе 155 сумга чыга. Бу игелекле эшкә сез дә кушыла аласыз, дуслар! Без сезне игътибарга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә чакырабыз. Ул азкеремле кешеләр өчен - кайнар ризык кына түгел, ә рухи яктан зур ярдәм дә булачак. “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды акциясендә катнашучылардан Аллаһы Тәгалә разый булсын! Ничек булышырга? Саклык банкы картасы номеры: 4276 6200 3466 6796 (Исмәгыйлев Илһам Фәтхирахман улы исеменә теркәлгән). +79600480778 телефон номерына тоташтырылган. «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды реквизитлары: НИБФ «Ярдэм» ИНН 1658087725 КПП 165801001 ОГРН 1071600003530 БИК 049205603 р/с 40703810562000000971 к/с 30101810600000000603 в Отделение «БАНК Татарстан» 8610 ПАО Сбербанк. Назначение платежа: «Благотворительная помощь на кормление малоимущих». #фондярдэм #дорогажизни #сидимдома #ярдэм #помошь #коронавирус #благотворительность #волонтер #волонтёрство #накормиближнего #казань #татарстан