Караоке - "Мокэрэмэ" Татар халык жыры, такмаклар | Татарская народная песня, частушки. HD

12.03.2018
Мөкәрәмә Такмаклар, Татар халык җыры Сез дә килгәнсез икән дә, Без дә килгәнбез икән. Җаным сөйгән дуслар килгән, Бер җырлап алыйм микән. Эй, Мәккә — Мөкәрәмә, Мәдинә, Мөнәвәрә. Эчендәге серләреңне Сөйләмә берәүгә дә. Кайнәләр кунактан кайта, Кулларында чумадан, Чумаданның эчләренә Сыер гына сыймаган. Эй, Мәккә — Мөкәрәмә, Мәдинә, Мөнәвәрә. Эчендәге серләреңне Сөйләмә берәүгә дә. Кайнәләр кунакка бара, Кулларында сумочка, Сумочканың эчләрендә Биш тиенлек булочка. Эй, Мәккә — Мөкәрәмә, Мәдинә, Мөнәвәрә. Эчендәге серләреңне Сөйләмә берәүгә дә. Беренче хатын Миләүшә, Икенчесе — Рәисә. Өченчесен дә алырбыз Рәисәсе кәкрәйсә. Народные татарские песни караоке на канале KaraTatTV. Караоке в хорошем качестве онлайн бесплатно!

Похожие видео