Филүс Каһиров “Яшь гомер” җырын башкара

24.03.2019
https://intertat.tatar/tatar-jyrlary/fil-s-ka-irov-yash-gomer-yryn-bashkara/?lang=ru "Яшь гомер" Гөлшат Зәйнашева сүзләре Зиннур Гыйбадуллин көе Яшь гомер бер узгач, Кайтмый ул яңадан. Тик минем яшьлек никтер кайтыр кебек; Яшьлектә сөйгән яр, Сагындым, килеп ал, Сине көтәм һаман, дип әйтер кебек. Юк, кайтмас яшь гомер, Калды ул еракта, Зәңгәр томан артында сагыш булып; Яшьли сөйгән яр да Ятка калды анда Әллә язмыш, әллә бер ялгыш булып. Ялгышны төзәтеп, Язмышны үзгәртеп Яшәсәң, яшьлек кире кайтыр кебек; Яшьлек бит күңелдә Иң матур җирендә Вакытлыча туктаган бер җыр кебек.

Похожие видео

Показать еще