safira_kazan video

03.02.2019
ӘФЛИСҮНЛЕ ТАВЫК Ингредиентлар: Әфлисун согы – 2 әфлисун кирәк Бал – 1 а.к. Соя соусы – 5 а.к. Үсемлек мае – 3 а.к. Тәменчә кызыл борыч, кара борыч, аджика, тоз. Әфлисун – 2 д. Иң беренче булып маринад ясыйбыз. Аның өчен әфлисун согын, бал, соя соусын, усемлек маен һәм кызыл борычны кушып болгатабыз. Шул маринадны тавык балтырларына салып, азык-төлек тасмасы белән каплап 30-40 минутка калдырабыз. Шул вакыт үткәннән соң тасманы ачып тавыкка тоз, борыч, тәмләткечләр өстибез һәм тугәрәкләп туралган әфлисүнне өстенә куеп чыгабыз. Шуннан соң тавыкны 180 градус җылытылган пичкә 30-40 минутка пешерергә куябыз. Тәмле булсын!

Похожие видео

Показать еще