safira_kazan video
➕ Сырлы-гөмбәле аш! Шампиньон гөмбәсе -140 гр. Тавык филесы-360 грамм. Бәрәңге-250 гр. Суган-150 гр. Атланмай-90 гр. Эретелгән сыр -200 гр. Су - 1,5-2 литр Кәстрүлгә атланмай салабыз. Шакмаклап гөмбә кисәбез һәм табага өстибез. Кыздырабыз. Вак итеп туралган суган салып кыздырабыз. Аннары вак итеп туралган тавык филесы өстибез, көчле утта тагын 5 минут кыздырабыз һәм температураны киметәбез. Шакмаклап туралган бәрәңгене, тозны салабыз. Уртача утта әзерлеккә кадәр пешерәбез, 30 минут чамасы. Әзер ашка эретелгән сыр өстибез, болгатабыз һәм аш әзер. Тәмле булсын!
Похожие видео
Показать еще