Фиксиләр - Манипулятор (Фиксики - Манипулятор) HD
Профессор Чудаков лабораториясендә робот-манипуляторны көйләү эшләре төгәлләнеп бара. Файер белән Нолик бу машинаның нәрсәләр эшли алуын сынап карарга тели. Файер пультны тиз генә үзләштерә дә Ноликка лаборатория буйлап механик кулга утырып йөрергә тәкъдим итә. Кызу хәрәкәтләр ясаганда манипулятор җыелма баскычны бәреп төшерә. Бу тавышны ишетеп профессорның ярдәмчесе килә. Караңгы лабораториядә ул куркып кала һәм тынычланыр өчен Элизия кесәсеннән кершәнен чыгарып үзен тәртипкә китерә башлый. Нолик ялгыш кершән савытына егылып төшә. Файер манипулятор ярдәмендә тартманы эләктермәкче була. Ярдәмче моны күреп аңын югалта. Балалар манипуляторның нәрсә икәнен һәм робот манипуляторларны нинди очракларда кулланганны беләчәк.