Шафагат Салихов турында истәлек HD
Шәфәгать Салиховның тормыш иптәше Лариса белән интервьюны укыгыз. - Гастрольләрдән соң кайткан чакларында, сезне уятмыйм дип, әкрен генә кергәндер? - Юк, алай уятмаска тырыша иде дип әйтә алмыйм. Аппаратурасын ташый иде. Без балалар белән инде аңа күнеккән идек, шуңа күрә аның тавышлануы безгә комаучаламый иде. Хәтерлим: кайтып кереп, безнең песи белән сөйләшергә ярата иде. Ә ул тыныч кына сөйләшә белми иде. - Песи белән нәрсә турында сөйләшә иде? - Аның хәлләрен, өйдәге яңалыкларны сораштыра иде. Концерттан соң йокларга яратмый иде ул. Аңа энергиясен чыгарып бетерергә кирәк иде. Телевизор карап, тынычланып кереп ята иде. Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/sh-f-gat-salikhovny-khatyny-larisa-sin-mi-a-kartaygach-ber-esk-miya-yasap-birs-min-shunda-utyryp-gar/