ТУГАН АВЫЛЫМ-АЙБАШ
Илгиз Субаев көе һәм сүзләре Җырласам да, һич басылмый Йөрәгем сагышлары. Төшләремә керә һаман Айбашым тавышлары. Кушымта: Куш чишмәнең саф суларын Туйганчы эчәм әле. Яшел хәтфә болыныңда Ятып ял итәм әле. Болыныңда — чалгы тавышы, Кырларда — тургай моңы. Комбайн гүләүләре ул — Егетнең дәртле җыры. Сабантуйлар гөрләп уза Чыршыбый болынында. Батырлар көч алышалар Зур көрәш мәйданында. Мәчетеңнең манарасы Ерактан балкып тора. Эш сөючән халкың синең, Гашыйк ул җырга-моңга. Источник: http://erlar.ru/node/4643 Видео: © БИЕКТАУ ТВ