Корбан бәйрәм
КОРБАН БӘЙРӘМЕ МӨБӘРӘК БУЛСЫН ! Елга бер мәртәбә килә торган әлеге бөек бәйрәмне бөтен дөнья мөселманнары түземсезлек белән көтеп ала. Бу көнне дин кардәшләребез мәчетләрдә җәмәгать булып бәйрәм намазларын укый, догалар кыла. Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе - Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалу йоласын башкаралар. Корбан бәйрәме көнне Мәккәдәге хаҗилар исә хаҗ гыйбадәтенең төп гамәлләрен тамамлый. Без Корбан бәйрәмен зурлап, гаиләләребезнең , туганнарыбызның , куршеләребезнең күңелен күреп, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтнә, ризалыгына ирешергә тырышабыз. Биргән нигъмәтләренә шөкер итү, фәкыйрләргә һәм мохтаҗларга ярдәм итү, хәер-сәдакалар өләшү безне Аллаһы Тәгаләгә якынайта. Рәхимле Раббыбыз Корбан бәйрәменә нәкъ менә шушы мәгьнәне, ягъни Үзенә якынаю юлын салган. Гаиләләребез нык, өйләребез нурлы булсын ! Аллаһы Тәгаләгә тормышларыбызга бәрәкәт, ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык бирсен, сау-сәламәт яшик. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин (Татар дини календаре. 1 сентябрь 2017 ел милади - һиҗри 1438 ел 10 Зөлхиҗҗә Җомга Җомга көне мөбарәк булсын ! ) https://youtu.be/CRkDe61Gcwg
Похожие видео
Показать еще