Эмиль Җәләлетдинов – «Кайда да йөрәктә»
Эмиль Җәләлетдинов – «Кайда да йөрәктә» Сүзләре: Сибгат Хәким, Көе: Мансур Мозаффаров Анда ул, Анда ул таңнарның Нәкъ Кырлай өстендә атканы. Кайда да йөрәктә, йөрәктә, Төшләргә кереп гел йөдәтә Нигә соң, Нигә соң бу Кырлай яклары?! Анда ул, Анда ул суларның Гомеремнең эзеннән акканы. Кайда да йөрәктә, йөрәктә, Төшләргә кереп гел йөдәтә Нигә соң, Нигә соң бу Кырлай яклары?! Анда ул, Анда ул утларның Тукайлар яшьлектә якканы. Кайда да йөрәктә, йөрәктә, Төшләргә кереп гел йөдәтә Нигә соң Нигә соң бу Кырлай яклары?! Источник: https://erlar.ru/node/612